Авыл Сабан туе батырлары
6 июньдә районның алты авылында оешкан төстә Сабантуйлар узды.
Акбүредәге Сабантуйда Шахмайдан килгән яшь көрәшче Рәзил Мифтахетдинов җиңде. Биредә милли көрәш 17 яшькә кадәрге егетләр арасында гына үткәрелде.
Зирекле Сабан туенда шулай ук 16 яшьлек лицей укучысы Әнвәр Вәгыйзов җиңүче булды.
Шахмайда Чаллы Башы һәм Чертуш авыллары белән берлектә үткәрелгән Сабантуйда Чаллы Башы тумасы, нефтьче булып эшләүче Самат Әхмәтҗанов батыр булды. Самат –күп тапкырлар, шул исәптән район Сабантуенда да батыр калган тәҗрибәле көрәшче.
Әдәмсә Сабан туенда шушы ук авылда туып-үскән, хәзер Түбән Камада яшәүче Нияз Гатауллин җиңү яулады.
Акъяр Сабан туенда Казанда яшәүче Данияр Вәлиев җиңүче булды.
Тубылгытаудагы Сабан туенда шул ук авыл кешесе, узган елгы Сабантуй батыры Рәдиф Хәлилов батыр калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев