«Авылым чаналары» – салкында да җылытучы бәйрәм
Январьнең салкын көннәре дә тау шуучыларга комачауламады – Чаллы Башы авылында «Авылым чаналары» дигән җылы, шатлыклы бәйрәм үткәрелеп, катнашучылар һәм кунакларны кызыклы ярышлар белән сөендерде.
Ярышлар өч төп номинациядә узды. «Иң оригиналь чана» исемен М.Х. Вәлиәхмәтова һәм Ф.И.Гарипова яулап алса, «Иң тиз йөрүче чана» титулын Р.Р. Хамзин отты. «Тамашачы мәхәббәтен яулаган чана» номинациясендә Н.Ф. Дәүләтшин җиңүче булды.
Бәйрәмнең рәсми өлешендә барлык җиңүчеләрне Шахмай җирлеге башлыгы Наилә Илалова һәм Чаллы Башы мәдәният йорты җитәкчелеге котлап, мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Татулык һәм бергәлек булганда, салкын кыш та куркытмый!
#ЗимавТатарстане #АвылымЧаналары #Шахмай #ЧаллыБашы #КышКүңелле #Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев