Бәйрәм белән!
Октябрьнең икенче якшәмбесендә билгеләп үтелә торган Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне алдыннан барлык авыл хезмәтчәннәрен район башлыгы Егор Тарнавский котлады.
Котлауда районыбыз хезмәтчәннәренең урып-җыюны оешкан төстә тәмамлаулары билгеләп үтелә. 170 мең тоннага якын бөртекле һәм техник культуралар суктырылган, бөртекле культураларның уңдырышлылыгы – 37,4 ц/га, техник культураларның – 18 ц/га тәшкил итә.
Барлык хуҗалыкларда да орлык тиешле күләмдә салынган, 17 мең гектардан артык мәйданда көзге культуралар чәчелгән. Барлык хуҗалыклар да терлекләрне уңышлы кышлату өчен җитәрлек күләмдә азык әзерләгәннәр.
Барлык авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә нык сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге һәм яңа хезмәт уңышлары теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев