Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Барысы да халык иминлеге өчен

Үткән атнада Казанда ТРда "Лукойл" ПАО-ның социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында ( VIIнче) җиңүчеләрне тантаналы шартларда бүләкләү чарасы булып үтте. Безнең районнан 25 кешедән торган делегация катнашты. Конкурска тәкъдим ителгән 27 проектның 15есе 4 млн. сумнан артык күләмдәге грант откан.

Бу нинди проектлар һәм аларда ниләр эшләнәчәк?
Яңа Чишмә РҮХ-нең баш табиб урынбасары Рәфис Вафин:
- РҮХнең "Мәдәният һәм сәламәтлек" проекты буенча ("Энергия во благо человека" номинациясе) без сәламәт яшәү рәвеше турында видеороликлар күрсәтү өчен 4 телевизор сатып алачакбыз. Безгә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы бүлеп биргән техника поликлиникада һәм стационарда урнаштырылачак.
"Мәдәният һәм рухият" номинациясендә берьюлы өч проект җиңгән.
Надежда Зыкова, клуб системасы директоры:
- Безнең проект "Автор җыры - иҗатка юл" дип атала (бәясе 386 мең сум, шуның 250 меңе - "РИТЭК" гранты). Без үзешчән авторлар - районыбыз башкаручылары - сәләтле балалар һәм зурлар иҗатыннан торган музыкаль альбом булдырырга (яздырырга) телибез. Моның өчен без тавыш яздыру студиясе сатып алырга җыенабыз. Проектның аерым бер өлеше - Зинаида Кондееваның "Голос души" исеме астында авторлык альбомы, монда автор башкаруында 40тан артык җыр керәчәк. Бу әле безнең проекттагы бар нәрсә дә түгел.
Чуаш Чабаксары Мәдәният йорты конкурска "Мирас" проектын тәкъдим иткән. Клуб директоры Владимир Охотников грант акчасына АМЙ өчен яңа музыкаль җиһаз сатып алачаклары һәм "Илем" халык ансамбле өчен яңа сәхнә киемнәренә заказ бирәчәкләре турында сөйләде.
Архангел АМЙ-ның "Халык мәдәнияте дөньясы" проекты (авторы - директор Наталья Таротина) музыкаль аппаратуралар, сәхнә костюмнары тегү, җәйге мәйданчыкта өсте ябулы сәхнә урнаштыру,күргәзмә шкафлар, китап өстәлләре, эскәмияләр, компьютрлар, принтерлар, видеокамералар һ.б. сатып алуны үз эченә ала.
Ә Архангел Бистәсе мәктәбе "Спорт барысы өчен дә" проектын әзерләгән (проект җитәкчесе мәктәп директоры Т.А. Дмитриева). Грант акчасына кирәкле спорт җиһазлары сатып алып, "Урам тренажерлары" мәйданчыгын җиһазлаячаклар.
Яңа Чишмә картлар йорты "Алтын балык - энергия чыганагы" проекты белән җиңү яулаган (автор Ольга Шилова, "Энергия на благо человека" номинациясе).
- Без җиһаз сатып алып, постель режимында булганнарны, шулай ук тыл хезмәтчәннәрен дә тернәкләндерү буенча дәвалау физкультурасы бүлмәсе (ДФБ) булдырырга планлаштырабыз. Махсус тренажерларда ДФБ буенча шөгыльләнү безнең опекага алынган кешеләрнең хроник авырулар ремиссиясен озайтырга мөмкинлек бирә, - ди Картлар йорты директоры Наталья Шилова. "Экология" номинациясендә берничә проект -җиңүче бар. Бу Яңа Чишмә үзәк китапханәсенең "Читай - дворик" "видеоклубы" проекты. РҮК директоры Гөлнур Латыйпова ачык һава астында беседкалар, эскәмияләр һ.б. белән зур булмаган уку залы ачырга теләү планы турында сөйләде. "Читай-дворик" "видеоклубы" балалар мәйданчыгы янәшәсендә китапханә бинасы алдында урнашачак.
Шул ук номинациядә берничә авыл җирлеге "Яшә, Чишмә!", "Үз чыганакларыбыз" проектлары белән чишмәләрне төзекләндерүгә грантлар отканнар. Яңа Иванаево (Екатерина АҖ), Чаллы Башы (Шахмай АҖ), Новосельский (Красный Октябрь АҖ) һәм Черемухово авылларындагы чишмәләр төзекләндереләчәк.
Башка проектлар турында тәфсилләбрәк киләсе саннарда укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев