БДИ тапшырырга бик үк куркыныч түгел икән
22 мартта Яңа Чишмә чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре БДИ тапшыруның нәрсә икәнлеген үзләре сынап карады.
«Ата-аналар тарафыннан бердәм БДИ тапшыру көне» акциясе кысаларында унтугыз ата-ана рус теленнән сынау имтиханы тапшырды. Ел саен үткәрелә торган Бөтенроссия акциясе бишенче тапкыр үткәрелә.
БДИга әзерлек вакытында чыгарылыш сыйныф укучыларының имтиханга ни дәрәҗәдәге белем белән килүләре генә түгел, ә дөрес психологик әзерлекләре, үз көчләренә ышанулары да зур әһәмияткә ия һәм биредә гаиләнең, ата-аналарның роле бәяләп бетергесез. Шуңа күрә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәт әлеге акцияне ата-аналар үзләре сынап карауда катнаша, имтихан кагыйдәләре һәм процедурасы белән таныша һәм аннары үз балаларына аңлата алсын өчен уйлап тапкан һәм тормышка ашырган.
Ата-аналар имтиханны Яңа Чишмә урта мәктәбе базасында тапшырдылар. Башта алар имтихан алды контролен уздылар. Аудиториядә аларга рус теле буенча БДИның кыскартылган вариантын язарга тәкъдим ителде, ул гадәти 3-4 сәгатькә түгел, ә кыскарак вакытка исәпләнгән иде.
Имтихан башланыр алдыннан районда БДИ үткәрү кураторы, РМБнең укыту-методик эшләр буенча начальник урынбасары Гөлфия Сираева ата-аналарга БДИ уздыру процедурасы (имтиханнар дәвамлылыгы, анда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, укучыга имтиханда ниләр кирәклеге, нәрсә алып килергә ярамаганы һ.б.) турында җентекләп сөйләде. Район мәгариф бүлеге начальнигы Анна Бутина имтихан алдыннан әти-әниләрне мөрәҗәгать итте:
«Без сезнең махсус әзерләнмәгәнегезне беләбез, шуңа күрә, белмисез икән - куркыныч түгел. Иң мөһиме, сезнең балаларыгыз БДИга яхшы әзерләнгән. Уңышлар сезгә!».
Паспорт мәгълүматлары һәм мәктәп кодлары күрсәтелгән имтихан бланклары тутырылган, биремнәр таратылган. Аудиториядә тынлык урнашты - барысы да тәкъдим ителгән текстны укырга һәм өйрәнергә кереште. Аның буенча 30 минут эчендә өч биремне ясарга, шул исәптән инша да язарга кирәк иде. Һәркемгә үз варианты бирелде.
Имтиханда катнашучыларның күбесенә биремнәр авыр тоелмады. Әмма, сораулардан аптырап калганнары да булды. Һәм аларны аңлап була, чөнки ата-аналар бу биремнәрне беренче тапкыр күрде. Аның каравы, балалар әлеге биремнәрдә үзләрен судагы балык кебек хис итәләр һәм бу иң мөһиме.
Имтиханга бирелгән вакыт сизелми дә үтеп китте, эшләр тикшерү өчен тапшырылды.
- Хәзер сезнең төп бурычыгыз - балаларга ярдәм итү, аларның тырышлыкларын хуплау, - дип ассызыклады Гөлфия Сираева. - Сез үзегез имтиханның никадәр авыр булуын тойгансыздыр, әмма иң мөһиме - тынычлык, шул чакта балаларның барысы да килеп чыгачак.
Сынап карау имтиханы тәмамлангач, акциядә катнашучылар өчен «2021 елда БДИ оештыру үзенчәлекләре» дигән темага түгәрәк өстәл оештырылды.
- Мин укытучыларның безнең балаларны БДИга тырышып әзерләүләрен беләм, - диде Яңа Чишмәдән Эвелина Лотфуллина. - Имтихан вакытында бирем өстендә яхшылап уйларга кирәк. Югалып калмау, үз хис-тойгыларыңа хүҗа булу бик мөһим. Улымның БДИга әзерләнүен мин даими контрольдә тотам. Аның белән бергә утырмасам да, әзерләнүен күзәтеп торам. Мин үз көчемне сынап карарга килдем. Биремнәр тест рәвешендә булыр дип уйлаган идем, ләкин алар логик фикерләүгә юнәлдерелгән иде. Мин аларны уңышлы эшләдем, дип уйлыйм, хәтта инша язарга да өлгердем.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев