«Без – Россия гражданнары»
28 январь көнне «Чишмәле» яшьләр үзәгендә РФ паспортларын тапшыру тантанасы булып узды
Чара Беренчеләр хәрәкәтенең (Движение Первых) «Без – Россия гражданнары» гомумроссия программасы кысаларында узды.
14 яшьлек җиде яшүсмергә шәхес таныклыгын район башлыгы урынбасары Надежда Попкова тапшырды. Паспорт белән бергә балалар «Бердәм Россия» җирле бүлекчәсеннән һәм Беренчеләр хәрәкәтеннән истәлекле бүләкләр алдылар. Әмма моңа кадәр укучыларга гражданлык җитлеккәнлегенә зур булмаган имтихан тотарга туры килде: герб, гимн, Конституция һ.б. сорауларга җавап бирделәр. Надежда Попкова аларга РФ сайлау системасы, хакимият органнары структурасы буенча кыскача дәрес бирде, быел булачак сайлаулар турында сөйләде.
Ул яшүсмерләргә сәяси белемле, җәмгыятьтә кирәкле булуларын, куелган максатка ышаныч белән баруларын, кыенлыклардан курыкмауларын теләде, үз шәҗәрәләрен, кече ватаныбыз һәм илебез тарихын өйрәнүнең мөһимлеген билгеләп үтте.
Бүләкләү тантанасыннан соң Беренчеләре хәрәкәте белән «Ажаган» яшүсмерләр клубы активистлары «Туган як» квест-уены үткәрделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев