Яңа Чишмәнең Яшьләр урамында яшәүчеләр. Редакциягә шундый имза белән хат килде. Хаттан өзек китерәбез: "... Күршеләр йорт кошлары асрый, алар урамны нык пычраталар: үрдәк, тавык, каз мамыгы һәм тизәге белән урам тула..."
"Без үзебезчә урамны ямьләндерергә тырышабыз - йорт тирәли чәчәкләр үстерәбез. Тишек торбалардан гел агып торган су су кошларына менә дигән урын һәм алар анда сазлык ясап бетерәләр, андагы ис тә сасы". "Әгәр иң пычрак урамга бәйге игълан ителсә, Яшьләр урамы җиңүче булыр иде..."
Шушы урамга баргач, без шундый күренешкә тап булдык: "чишмәдән хасил булган буада" берничә үрдәк быкырдап ята, биредә казлар күренмәде. Бу аңлашыла да, тышта бүген туңдырган. Җәйләрен биредә ниләр майтарылуын күзаллау кыен түгел: хәсрәт суүткәргечтән агып яткан су урамдагы бөтен йорт кошын үзенә җәлеп итәдер. Димәк, биредә, хатта язылганча, сазлык та, мамык, чебен-черки дә җитәрлек.
Без Яңа Чишмә АҖ башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Ивановка мөрәҗәгать иттек, бу хакта аның фикерен ишетәсе килде.
- Хатта язылганнар бар да дөрес. Без барыбыз да кош-корт асраган җирдә ниләр калганын яхшы беләбез. Яңа Чишмәдә яшәүчеләрдән шул хакта шикаятьләр килә тора, диде ул.
- Шуңа нигезләнеп Яңа Чишмә авыл җирлеге Советы быел 11 октябрьдә Яңа Чишмә авыл җирлеге" муниципаль берәмлеген төзекләндерү Кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында" карар чыгарды.
Бу кагыйдәләрдә 8 маддә бар, ул "Мөгезле эре терлекләр, сарыклар, кәҗәләр, атлар асрау"га кагыла, ул "дуңгызлар һәм кошлар" дигән сүзләр белән тулыландырылды.
Мал асрау хуҗаларга терлекләрен көтүгә куганда, алып кайтканда билгеле бер маршруттан йөрүне, утыртылган яшел үсентеләрне саклауны, йорт кошлары йогынтысыннан кешеләрнең иминлеген тәэмин итү буенча чаралар күрүне, шулай ук тирә-юньдәгеләрнең тынычлыгын тәэмин итүне, балалар, спорт мәйданчыкларын, җәяүлеләр сукмагын, тротуарларны, парклар, йортлар, башка җәмәгать урыннарын йорт хайваннары һәм йорт кошлары тарафыннан пычратуга юл куймауны йөкли.
Төзекләндерү кагыйдәләре бозылу мәсьәләләре буенча хатлар һәм шикаятьләрне без карап тикшерәбез һәм тиешле карарлар кабул итәбез: беренче юлы кисәтү ясалса, аннан соңгыларына икешәр мең сум штраф салына.
Су агып торуга килгәндә, шуны әйтә алам, коммуналчылар Төзүчеләр һәм Тынычлык урамнарындагы суүткәргечләрне ремонтлый башладылар, димәк Яшьләр урамына да барып җитәчәкләр.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев