Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Безнең конкурсантлар - иң яхшылары

«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсының зона этабы узды

Зона турында республиканың 9 районыннан 29 конкурсант катнашты. Яңа Чишмә районыннан төрле номинацияләрдә алты конкурсант үзләрен сынап карады.

«Хатын-кыз – ана» – биш бала тәрбияләгән (шуларның берсе тәрбиягә алган) Ленино мәктәбе укытучысы Зөлфия Галиәкбәр кызы Хәсәнова;

«Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият» - Люция Гомәр кызы Сәфәрова, психолог, Зирекле лицееның музыка укытучысы;

«Минем язмышым – минем һөнәрем» – Людмила Николаевна Иванова, Яңа Чишмәнең «Ландыш» балалар бакчасы тәрбиячесе, профсоюз лидеры;

«Хатын-кыз – лидер» - Нәҗметдинова Альмира Инсаф кызы, Әдәмсә авыл җирлеге башлыгы;

«Хатын-кыз – бизнес-леди» - Татьяна Николаевна Моратова, Черемухово Бистәсендә шул исемдәге крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы;

«Ир-ат – игелекле йөрәк» - Илгизәр Рафаил улы Насыйбуллин, волонтер (Яңа Чишмә авылы).

Биш катнашучыбыз җиңүче булды! Конкурста катнашкан һәркем Диплом һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде. Конкурсантларыбызны котлыйбыз һәм аларга иҗади һәм хезмәт уңышлары, һәрвакыт лидер һәм җиңүче булуларын телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев