Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Бүген Шахмай авылында яшәүче, районда хөрмәт казанган Рәшит Лотфуллин үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

2021 елның 12 апрелендә районда хөрмәтле хезмәт ветераны, озак еллар җитәкче урыннарда эшләгән Лотфуллин Рәшит Габдуллаҗан улы үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк.

Ул Шахмай авылында 1951 елның 12 апрелендә гади крестьян гаиләсендә туа. Гаиләдә биш бала була, Рәшит - икенчесе. Кече яшьтән үк ул авыл хезмәтенә, хуҗалык эшләрендә булышып (әтисе вафат булганда, аңа 10 яшь була), нык һәм көчле егет булып үсә.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1969-1971 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1971-1976 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетында укый. Безнең белән сөйләшү барышында ул, студент чагында, 50 тиенлек лотереяда «Москвич» автомобиле откан күңелле вакыйганы искә төшерде. Ул елларда җиңел машиналар бик сирәк кешеләрдә генә була, ә Рәшит студент чагыннан ук «Москвич»та йөргән, бусы инде авыл кешесенә зур ярдәмче.

Укуын тәмамлагач, яшь белгечне «Татарстан» колхозының баш агрономы итеп билгелиләр, анда бөтен республикага танылган Гайфетдин Хөснетдинов колхоз рәисе була. Аның җитәкчелегендә Рәшит кешеләр белән эшләү, хуҗалык алып бару тәҗрибәсе туплый.

Белгечнең энергиялелеге һәм оста оештыру сәләте район җитәкчелеге тарафыннан (ул чакта Чистай) игътибарсыз калмый һәм 1980 елда аны «Татарстан» колхозы рәисе итеп сайлыйлар. Колхоз районда гына түгел, республикада да барлык тармакларда лидер булып тора.

 

 Колхоз рәисе булып эшләгән елларда (1980-1990 еллар) Рәшит Габдуллаҗан улы хуҗалыкны һәм Шахмай авылын алга таба үстерүгә зур тырышлык, байтак көч куя. Күп кенә җитештерү биналары, социаль өлкә объектлары, юллар, күперләр төзелә, газ кертү, су белән тәэмин итү буенча зур эшләр башкарыла.

1990 елда аны Яңа Чишмә районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары итеп билгелиләр, ләкин кабинет-канцелярия эше аның күңеленә ятмый. Һәм шул ук елны ул «Алга» колхозы (Чаллы Башы) рәисе итеп сайлана, анда 1994 елга кадәр эшли, хуҗалыкта шулай ук сизелерлек уңай үзгәрешләр була.

Аннары Р.Г. Лотфуллин Яңа Чишмәдә төрле җитәкче вазыйфаларда эшли, ә 1998 елдан «Татэнергосбыт» АҖнең Яңа Чишмә офисын җитәкли, анда 2011 елда лаеклы ялга киткәнче хезмәт куя.

 

 

 

Яңа Чишмә офисы республика буенча һәрвакыт яхшылар исәбендә булды, хәзер дә шулай. Сүз уңаенда, Рәшит Лотфуллинның улы Илүс әтисе эшен дәвам итә, ул баш инженер булып эшли.

Рәшит Лотфуллин кайда гына эшләмәсен, аның тырышлыгы, эшкә сәләтлелеге, кешеләр белән эшли белүе, кече ватанына булган мәхәббәте һәрвакыт аерылып торды.

Аның казанышлары дәүләт тарафыннан югары бәяләнде - ул «ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре», район һәм республиканың Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Рәшит Лотфуллин гаиләсендә өч бала үстеләр, ике олы кызлары гаиләләре белән Казанда, улы үзенең гаиләсе белән төп йортта бергә яшиләр. Хәзер инде алты онык үсеп килә, алар бабаларын бик тә яраталар.

70 яшьлек Рәшит Габдуллаҗан улы актив тормыш рәвеше алып бара - хуҗалыкта ике баш МЭТ, кош-корт асрый. Ул йөзү, кышын чаңгыда, җәен балык тоту белән шөгыльләнә, мәчеткә йөрергә дә вакыт таба.

Р. Г. Лотфуллинны юбилее белән котлыйбыз, нык сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм озын гомер телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев