Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Бүген Зирекле авылында яшәүче Нурфигаль Әхмәтшинага 90 яшь тулды

Биш бала үстергәне өчен Нурфигаль апага Ана медале тапшырылган.

1931 нче елның 25нче маенда - язның иң матур көннәренең берсендә Чистай районы Чертуш авылында Нурфигаль Дәүләтша кызы Әхмәтшина  дөньяга килә. Аңа 10 яшь булганда сугыш башлана, укуы өзелә - ул 4 класс белеме белән генә кала. Әтиләре Дәүләтша Бөек Ватан сугышында катнашып, яраланып кайта. 1925нче елгы абыйсы Нигъмәтша сугышка китеп, 1941 елда хәбәрсез югала.

10 яшьлек бала олылырга ияреп, урман кисәргә йөри. Баштан гаилә Чертушта яши, аннары алар Галактионов исемендәге совхозга күченеп, шунда төпләнәләр.

Нурфигаль апа 14 яшендә бозаулар фермасына эшкә урнаша, анда 11 ел буена тырышып эшли. Җиткән кыз Зирекледә яшәүче бертуган апасы Бәдрелниса белән Хәйбулла җизниләренә кунакка еш килә торган була. Шунда ул булачак тормыш иптәше Габдулланы очрата, алар гаилә коралар. Зирекледә Нурфигаль апа баштан «Кичү» колхозында төрле эшләрдә хезмәт куя, аннан соң озак еллар сыер савучы булып эшли. Үз эшен бик яратып башкара, гел мактау сүзләре генә ишетеп тора. Ире Габдулла да гомере буе терлек караучы булып эшли, җәен җәйләүдә сыер көтүе көтә.

Гаиләдә бер-бер артлы 3 малай һәм 2 кыз туа. Илебез хөкүмәте Нурфигаль апаны 5 бала тәрбияләп үстергәне өчен «Ана медале» («Медаль материнства II степени») белән бүләкли. Балалар үсә, малайлар механизатор һөнәрен үзләштерәләр – кырларда иген игәләр, кызлар шәһәргә китеп төпләнә.  

Габдулла абый белән Нурфигаль апа 60 ел бергә гомер кичерәләр, 2016 нчы елда Нурфигаль апа Габдулла абыйны соңгы юлга озата. Менә инде 4 нче ел ул кызы Гөлсем белән яши - ул аны тиешенчә тәрбияләп, карап тора. Нурфигаль әби туксанда булса да, үз аягында йөри.

 «Бернигә дә карамастан, үземне бәхетле кеше итеп хис итәм. Балаларым янымда, бүгенгесе көндә бик матур тормышларда яшибез. Алга таба да  илебездә тынычлык хөкем сөрсен, без күргәнне сезгә күрергә язмасын, бу тыныч тормышның кадерен белегез»,- ди ул.

Нурфигаль Дәүләтша кызын юбилее белән район башлыгы Вячеслав Козлов, Зирекле авыл җирлеге башлыгы Җәлил  Гайфетдиновлар котлады, алар юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын укыдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев