Бөгелмәдә мөнәҗәтләр бәйрәме
19 октябрьдә Бөгелмә районы мөхтәсибәтендә «Милли моң» Бөтенроссия мөнәҗәтләр фестивале узды.
Фестивальнең төп кунаклары буларак Бөгелмә районы башлыгы урынбасары Фәнис Вагыйз улы Мөхәммәтов, Татарстанның 1 нче мөфтие урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев катнашты.
Фестивальне күренекле мөнәжәт әйтүче Зөһрә Сәхәбиева, Ильяс Халиков, Динар Шәймәрданов һәм Римма Кадыйрова бәяләде. Бу чарада Яңа Чишмә районының Зирекле, Чаллы Башы, Чертуш, Акбүре, Әдәмсә, Зирекле һәм Тубылгы Тау авыллары мөнәҗәтчеләре катнаштылар.
Нәбилә Хәсәнова Зирекле авылыннан «Милли моң» мөнәҗәтләр фестивалендә өченче урынны алды. Чаллы Башы мәдәният йортының "Хозур" мөнәҗәтчеләр ансамбле матур чыгыш ясап сертификат белән бүләкләнде.
Котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев