Чара сатып алучылар арасында кулланучылар грамоталылыгын арттыру максатыннан оештырылган.
7 мартта Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай ТО эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Наталья Димитриева «Табыш» кибетендә «консультация өстәле» үткәргән.
Кулланучылар да, сатучылар да үз хокукларын яклау һәм сәүдә өлкәсендә гамәлдәге законнарны үтәү мәсьәләләре буенча консультация ала алганнар. Анда «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы 2300-1 номерлы РФ законының (1992 ел, 7 февраль), Аерым товарларны сату кагыйдәләренең, 2008 елның 26 декабрендә гамәлгә кертелгән Федераль законның төп нигезләмәләре аңлатылган.
Кулланучылар тарафыннан дәгъва белдерү ысулларына һәм тәртибенә, конфликтлы ситуацияләрне караганда якларның хокукларына һәм бурычларына кагылышлы мәсьәләләр; сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны кире кайтару һәм алмаштыру мәсьәләләре каралган. Шулай ук сатучылар алдында куелган бурычларны да искәрткәннәр: сатып алучыларга кибет турында мәгълүматны ачык һәм аңлаешлы формада җиткерү, шулай ук товарлар турында тулы һәм ышанычлы мәгълүмат бирү һәм сатып алучылар сораганда бәяләмәләр һәм тәкъдимнәр китабын аларга тапшыру.
Кулланучыларга үзләренең хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү турындагы мәгълүматлар белән белешмәлекләр тәкъдим ителгән.
Нет комментариев