БСМдәге «РИТЭК» бәйрәмендә 86 бала кунак булды
БСМ коллективы тарафыннан күрсәтелгән Яңа ел тамашасына сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар, шулай ук тәрбиягә алынган һәм опекун гаиләләрдә тәрбияләнгән балалар чакырылган иде.
БСМ директоры Гөлүсә Рамазанова балаларны һәм аларның әти-әниләрен, опекуннарны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм барысына да яхшы кәеф теләде. Бәйрәм чарасы дәвамында әти-әниләр һәм тамашага чакырылган барлык балалар, мәктәптә шөгыльләнүчеләр һәм педагоглар белән бергә төрле уеннарда һәм мавыктыргыч конкурсларда катнашып, күңел ачтылар.
Бәйрәмдә үз кулларың белән кәгазьдән иң матур кар бөртеге ясау, бергәләшеп бию, Кыш Бабай артыннан бер киез итектән йөгерү кебек кызыклы уеннарга битараф калу мөмкин түгел иде. Балалар вакытыннан алда арымасыннар өчен аларны ял иттерделәр, тамаша БСМдә шөгыльләнүчеләрнең чыгышлары белән үрелеп барды.
Балалар сәнгать мәктәбе - иң пунктуаль учреждениеләрнең берсе: биредә бәйрәм нәкъ билгеләнгәнчә - 15.00дә башланды. Кунакларның әлеге мәдәни белем бирү үзәге хезмәткәрләрен хөрмәт итүләре аркасында чарага соңга калучылар булмады.
Шунысы яхшы булды - бәйрәм итү вакыты һич тә чикләнмәде: кунаклар уйнап-көлеп, җырлап-биеп, рәхәтләнеп күңел ачтылар! Балалар Кыш бабай һәм сөйкемле Кар Кызы белән матур итеп бизәлгән чыршы янында озак кына фотога төштеләр, хәтта алар өчен әзерләп куелган «РИТЭК» бүләкләре турында да оныта яздылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев