Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумында Чаллы башы АМЙ мөдире Илсөяр Дәүләтшинаны бүләкләделәр

20 -22 майда Бөтендөнья татар конгрессы, «Ак калфак» оешмасы белән берлектә, Казанда VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены үткәрде. Җыенда Россиянең 53 төбәгеннән һәм 7 чит илдән җыелган 300дән артык гүзәл зат катнашты.

Безнең районны «Ак калфак» оешмасының Яңа Чишмә бүлекчәсе җитәкчесе, Чаллы Башы авылының мәдәният йорты мөдире Илсөяр Дәүләтшина тәкъдим итте.

Форум кысаларында «Чулпан» мәдәни үзәгендә татар осталарының һәм һөнәрчеләренең кул эшләре күргәзмәсе оештырылды, анда Зирекле музееннан чигелгән сөлгеләр, намазлыклар һәм дисбеләр дә бар иде.

Пленар утырышта иң актив татар хатын-кызлары бүләкләнде. Алар арасында безнең Илсөяр Кыям кызы да бар. Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев аның «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы эшенә керткән өлешен югары бәяләп, И. Дәүләтшинага татар милләтенә күрсәткән хезмәтләре өчен Бөтендөнья татар конгрессы халыкара Берлеге медален тапшырды.

Илсөяр Дәүләтшинаны лаеклы бүләге белән котлыйбыз һәм яңа иҗади уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев