1 октябрьдән көзге чакырылыш кампаниясе башланды. Бу чакырылышка 3500дән артык татарстанлы, шул исәптән Яңа Чишмә районыннан 17 егет хезмәт итәргә китәчәк.
Октябрь башында медицина тикшерүенә 40 егет чакырылган иде. Аның нәтиҗәләре буенча 13 егет хәрби хезмәткә яраклы дип табылган.
Хәрби частьләргә беренче озату 17 октябрьдә көтелә, шул ук көнне хәрби хезмәткә чакырылучылар көнен үткәрү планлаштырыла.
Хезмәт срогы элеккечә – бер ел кала. Хәрби хезмәткә чакырылучыларның барысы да, СВО зонасындагы төбәкләрдән тыш, Россия территориясендәге хәрби частьләргә китәчәк. Хәрби хәрәкәтләр зонасына бары тик контрактчылар һәм иреклеләр генә җибәреләчәк.
Нет комментариев