Кичә мәдәният йортында авылыбыз мәчете белән берлектә балалар өчен «Ураза гаете бәйрәме» оештырылды.
Фәнил хәзрәт балаларга бу бәйрәмнең мәгънәсе белән таныштырып, вәгазь сөйләп үтте.
Бәйрәмнең икенче өлешендә мәдәният хезмәткәрләре балаларга төрле кызыклы ярышлар, уеннар оештырды.
Ә бәйрәмнең өченче өлешендә балаларны мәчет әзерләгән чәй өстәле һәм күчтәнәчләр көтте.
Мондый бәйрәмнәр күберәк булсын иде. Дин, мәгариф, мәдәният бердәм булып эшләгәндә балаларда динне, телне, татар моңын, уеннарын, йолаларын онытмаслар, иншаллаһ.
Нет комментариев