Чаллы Башы мәчетендә ифтар ашы үткәрелгән
Район яңалыклары

Чаллы Башы мәчетендә ифтар ашы үткәрелгән

Кичә Чаллы Башы мәчетендә Фәнил хәзрәт ифтар ашы оештырган.100 гә якын авыл халкы мәчеттә авыз ачкан. Бу хакта редакциягә Илсөяр Дәүләтшина хәбәр итте.

“Рамазан - Коръән ае. Ошбу айда Аллаһының Коръән-Кәриме иңде һәм Рамазан аенда Коръән уку олы фазыйләтле гамәлләрдән булып тора. Шуңа да Рамазан ул – Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән аеруча яктыртылган, нурлы ай.  Аллаһы Тәгалә: “Рамазан ае бик олуг ай, ул айда Аллаһыдан кешеләргә туры юлны күрсәтүче һәм һидәятне ачык бәян кылучы Коръән иңдерелде”,- дип әйтте  (“Бәкара” сүрәсе,  185 нче аять)
Пәйгамбәребез с.г.в: “Әгәр дә кешеләр Рамазан аенда нәрсә бар икәнлеген белсәләр, Рамазан аеның ел буе булуын теләрләр иде”, - диде.
Шуңа күрә Рамазан аеның нинди кадерле вә изге ай икәнен  истән чыгармыйк. Бу изге айны гыйбадәттә үткәрергә тырышыйк.
Бу олы мәҗлесне зурлап Яңа Чишмә районы мөхтәсибе Әмир хәзрәт, Мөслим районының имам мөхтәсибе Илгиз хәзрәт, Алабуга районының Җәмиг мәчете имамы Рәнис хәзрәт килгәннәр. Алар тарафыннан сөйләнгән вәгазьләр барыбызның да күңелләрен нечкәртеп, сафландырып җибәрде.

Фәнил хәзрәт барлык катнашучыларга, аш-су әзерләүчеләргә олы рәхмәтен җиткерде”.

 

 


Нет комментариев