Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Чаллы Башында «Буыннар чылбыры өзелмәсен» дигән исем астында Авыл көне үткәрелгән

Һәр төбәкнең үз күрке, үз яме, аның йөзен күрсәтүче үзенә генә хас булган бизәге була. Чаллы Башы авылында үтәчәк Авыл көне өч ел саен авылдашларны бергә җыя.

Быел ул «Буыннар чылбыры өзелмәсен»  дигән исем астында бик уңышлы үтте.

Нәкъ тә шундый исем бирелүе бер дә юкка түгел, бер ай элек мәдәният йорты хезмәткәрләре төрле бәйгеләр игълан иткән иде, болар: «Татар халык ашлары күргәзмәсе», «Иң оригиналь сөлге чигү» һәм борынгы милли кием тәкъдим итү бәйгесе - «Әбиемнең күңел сандыгы» дип атала. Милли «көрәштә» авылыбызның оста, уңган хиҗабикәләре үз көчләрен сынады.

 Мәйдан «Эх, бер авылга кайтырга иде бит», дип авылын сагынып тилмергән читтәге авылдашларыбыз һәм Чаллы Башының үз халкы белән гөжләп торды. Мәчетебезнең имам-хатыйбы Фәнил хәзрәт аларга үзенең хәер-фатихасын бирде, авылыбызның оешу тарихын сөйләп узды. Сүзне Яңа Чишмә районы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов  дәвам итте.

Чаллы Башында «Буыннар чылбыры өзелмәсен» дигән исем астында Авыл көне үткәрелгән

Соңрак исә мәдәният йортында эшләп килүче коллективлар: «Талир тәңкә» ветераннар ансамбле, «Ритм» бию төркеме, «Өмет» үрнәк балалар театры үзләренең чыгышлары белән килгән кунакларны сөендерделәр.

Мәгълүм булганча, 2024 ел Гаилә елы буларак билгеләп үтелә, шул уңайдан Шахмай авыл җирлеге сәркатибе - Гөлназ Исмәгыйлова авылыбызның иң тату гаиләсен бүләкләп узды. Бу исемгә Илсур һәм Гөлшат Ибраһимовлар гаиләсе лаек дип табылды.

Чаллы Башында «Буыннар чылбыры өзелмәсен» дигән исем астында Авыл көне үткәрелгән

Биредә төпле нигез корган, еллар үтсә дә, мәхәббәтләре сүнмәгән - сүрелмәгән парларны да билгеләделәр. Наил һәм Минзифа Дәүләтшиннар, Фәргать һәм Рузалия Әхмәдиевлар - 50 ел, Рәшит һәм Рәсимә Әхмәтшиннар 55 ел бергә бәхетле тормыш кичерәләр икән.

Безнең авылда иңне-иңгә куеп, аңлашып яшәүче ике буын гаиләләр дә бар, алар да, сәхнә түренә чыгып, үз бүләкләрен алдылар.

«Бер күрешү - үзе бер гомер!» диләр бит. Мәйданның кай җиренә генә карама - һәр почмагында сәлам бирешеп, хәл-әхвәл сорашып торучы авылдашларны күрәсең. Биредә энә төртерлек тә урын калмаган иде. Мәйдан түрендә өлкән буыннар өчен дә, сабый балалар өчен дә төрледән-төрле кызыклы уеннар оештырылган, болар барысы да авылдашларыбызның моңлы җырлары астында үрелеп барды.

Авыл көнен шундый күңелле, ямьле һәм тирән мәгънәле итеп оештырган Илсөяр апа Дәүләтшина белән Гөлнара апа Сәлахованың бердәм командасына, Шахмай авыл җирлегенә, авылдашларга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Дөнья-ларыбыз тынычланып, киләсе елларда да исән-имин, сау-сәламәт булып, туган авылыбызның матур табигать почмагында очрашырга насыйп булсын.

Фирүзә Ибраһимова, Чаллы Башы авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев