Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Черемуховлылар өчен билгеләнгән бурычларны үтәргә киртәләр юк

7 февральдә Черемухово АҖ Советы һәм башкарма комитетының ачык утырышы узды

Утырышта Яңа Чишмә районы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов катнашты. 2023 елда Черемухово АҖ Советы һәм башкарма комитетының башкарылган эшләре турында авыл җирлеге башлыгы Елена Сальцина чыгыш ясады. 

Белешмә

Җирлек территориясендә 640 кеше яши, 5 кеше туган, 12 кеше үлгән.     
Эшкә яраклы халык - 360 кеше  


Узган ел биредә яшәүчеләрнең сораулары оператив хәл ителгән. 

Бу: хуҗасыз йөргән терлекләр һәм ККК җыюга карата шикаятьләр; өстәмә яктырткычлар урнаштыру, урам юлларын тәртипкә китерү, үлгән кешеләрне җирләүдә ярдәм күрсәтү, авыруларны хастаханәгә салу һәм тикшеренү үтәргә алып килүдә, матди ярдәм күрсәтүдә һ.б.

Ел дәвамында черемуховолылар үз проблемалары белән генә түгел, ә СВОдагы хәрбиләр турында кайгыртып яшәделәр. Авыл халкы һәлак булган якташларын хөрмәтли һәм СВО зонасына җибәрү өчен гуманитар ярдәм (кирәкле әйберләр, азык-төлек, акчалар) җыюда катнаша. 

Бюджетны формалаштыру

2023 елда бюджет керемнәре 7714,4 мең сум күләмендә үтәлгән, план буенча - 7103,2 сум. Үтәлеш - 109,0%.
Бюджет керемнәре, инвестицияләр һәм дотацияләрдән тыш, үз акчалары хисабына да формалаша, аларга түбәндәгеләр керә: җир салымы, физик затларның милкенә салым, физик затларның керемнәренә салым. 

Мәшгульлек:

бюджет учреждениеләрендә 49 кеше,                                                                                                        
авыл хуҗалыгында - 88,                                                                           
нефть компаниясендә -17, 
хуҗалык исәпле оешмаларда - 18,
сәүдәдә - 3,                                                                                                   
ШЯХ белән шөгыльләнүчеләр - 10.

районнан читтә 70 кеше эшли (алардан АҖ бюджетына НДФЛ керми).

Эшләмәүчеләр - 19 кеше: 2 кеше мәшгульлек үзәгендә теркәлгән, 8се -  хуҗабикә, 5 кеше - очраклы эш белән мәшгуль, 4 кеше әти-әниләре карамагында.

                 Халыкның хезмәт активлыгы 

     Черемухово Бистәсе халкының шәхси ярдәмче хуҗалыгында: 

МЭТ - 400 баш (шул исәптән 153 сыер), дуңгызлар - 254, сарыклар һәм кәҗәләр - 79, кош-кортлар - 2252 данә, куяннар -132 һәм 173 умарта оясы бар.  

     Быел да халык республика бүлеп биргән 572600 сум субсидия алган. Ел дәвамында 4741,2 центнер сөт сатылган. Әмма 2023 елда сөтнең уртача бәясе 23,55 сум тәшкил иткән, бу узган елдан 4,65 сумга түбәнрәк.  

     Үзара салым

2023 елда үзара салым буенча халык тарафыннан 215 500 сум акча җыелган, республикадан 862 000 сум кергән. 

Акчалар түбәндәге юнәлешләр буенча тотылган:

 -Совет һәм Җиңү урамнары буенча юл-урам челтәрләрен норматив хәлгә китерү;
- юлларны кардан чистарту;
 -җәйге вакытта территориядән чүп үләннәрен чабу; 
- су белән тәэмин итү челтәрләрен һәм каптажны ремонтлау;
- энергияне саклый торган урам яктырткычларын сатып алу, урнаштыру. Тулырак отчет җирлекнең рәсми сайтында.

Транспорт һәм техника халыкның иминлеге күрсәткечләренең берсе булып тора. 

Бүгенгесе көндә авыл җирлегендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 27 трактор, 51 мотоблок, автомобильләр (йөк машинасы - 6, җиңел -132), 15 мотоцикл, 2 комбайн бар.   
Җирлек башлыгы докладында башкарма комитет эшенең һәр юнәлеше буенча җентекле хисап бирелде: юллар торышы, урамнарны яктырту, су белән тәэмин итү системасы, янгын куркынычсызлыгы, авылны төзекләндерү. Шулай ук оешмалар һәм учреждениеләр эше турындагы хисап булды. Мәктәп директоры Максим Сальцин һәм ФАП мөдире Татьяна Земняковалар чыгыш ясады. 

Елена Сальцина 2024 елга эш планын игълан итте һәм халык ярдәме белән, элеккечә, Совет һәм башкарма комитет куелган бурычларны үтәү өчен барлык киртәләрне җиңеп чыгуына өмет белдерде

Утырыш эшендә катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов узган ел Яңа Чишмә районында һәм тулаем республикада булган вазгыять турында сөйләде. АҖ башлыгына һәм аның командасын башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерде, Черемухово Бистәсе ике яңа йорт төзи башлаган берничә авылның берсе, ә бу күп нәрсәләр турында сөйли, дип билгеләп үтте.  

   Җирлек халкын Россия Президентын сайлауда (17 март) һәм VIII чакырылыш Дәүләт Думасына өстәмә сайлауларда (8 сентябрь) катнашырга чакырды. 

Ринат Фәсахов Антонида Сальцинага район башлыгының Рәхмәт хатын һәм кыйммәтле бүләк тапшырды. Мондый хөрмәткә ул һөнәренә тугрылыгы өчен (почта бүлекчәсендә эш стажы 40 ел тәшкил итә) һәм пенсиягә чыгуы белән бәйле лаек булган. Шулай ук Николай Абрамов һәм Иван Труновлар да үз һөнәрләренә тугрылыклы булганнары өчен, авылны төзекләндерүдә актив ярдәм иткән өчен Валентин Прытков һәм Алексей Максимовлар да АҖ башлыгының Рәхмәт хатларына һәм бүләкләренә ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев