Яңа Чишмә яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

Черёмухово җирлеге тотрыклы үсештә

2025 елда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга 7 млн. сумга якын инвестиция кертелгән.

Район хакимиятендә узган чираттагы атналык киңәшмәдә җирлек башлыгы Валентин Прытков Черёмухово авыл җирлегенең социаль-икътисади хәле турында сөйләде.

Авыл тарихы

Черёмухово Бистәсе авылы, тирә-юнендәге башка күп кенә авыллар кебек үк, 1730 елларда барлыкка килгән. Үзенең әһәмиятен югалткан Кама аръягы линиясенә элеккеге унтер-офицерлар һәм солдатларны гаиләләре белән бергә күчереп утырталар. Алар игенчелек, терлекчелек, тимерчелек, май сыгу һәм он тарту, шулай ук сәүдә белән шөгыльләнгәннәр.

Русьта «акланган», ягъни ирекле, крепостной булмаган, салым ташламалары булган кешеләр яшәгән җирлекләрне бистә дип атаганнар. Аннары ташламалар гамәлдән чыгарылса да, «Бистә» атамалары кала. Ә  «Черёмухово» дип авыл шомырт куаклары белән уратып алынган булганга шулай аталган дип фаразлана.

Җирлекнең мәйданы 10100 гектар, шуның 9598 гектары - авыл хуҗалыгы җирләре.

2026 ел башына халык саны 625 кешене тәшкил итә, даими рәвештә 520 кеше яши.

Хезмәт ресурслары һәм демография

2026 елның 1 гыйнварына эшкә яраклы халык 216 кешене тәшкил итә (авылда яшәүчеләр санының 48% ы). Шулардан:

- 54 кеше бюджет өлкәсендә эшли;

- 47 кеше авыл хуҗалыгында эшли;

- 35 кеше хуҗалык хисабындагы оешмаларда эшли;

- 75 кеше районнан читтә эшли;

- 15 кеше студент.

Демографик күрсәткечләр бик яхшылардан түгел-2025 елда 3 бала туган, ә 6 кеше вафат булган (2024 елда – 11). Башка җирлекләрдәге кебек үк, халыкның картаюы күзәтелә – авылда яшәүче 520 кешенең 155е 60 яшьтән өлкәнрәк.

Икътисад һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар

Җирлек террито-риясендә барлык социаль әһәмияткә ия объектлар (мәктәп, балалар бакчасы, ФАП, клуб, почта, гыйбадәтханә, өч кибет) эшли. Үз эшчәнлеген уртак предприятие территориясендә алып баручы төп субъект - «Закрома» ҖЧҖ. Шулай ук 3 эшмәкәр һәм 16 үзмәшгуль эшли. Эшчәнлекнең төп төрләре - авыл хуҗалыгы производствосы һәм сәүдә.

182 хуҗалыкта 276 баш эре мөгезле терлек (шул исәптән 119 сыер), 53 баш сарык һәм кәҗә, 227 баш дуңгыз бар.

Халык акчасын, ни-гездә, үз шәхси ярдәмче хуҗалыкларын үстерүгә кертә-2025 елда торак төзелешенә, машина һәм җиһазлар сатып алуга 6,9 млн.сум тотылган.

2025 елда күп кенә шәхси ярдәмче хуҗалыклар дәүләт ярдәмен алды, ярдәм суммасы 787,5 мең сум тәшкил итте.

СВО кысаларындагы гамәлләр

Валентин Прытков билгеләп үткәнчә, авылның 16 кешесе махсус хәрби операциядә катнашкан, кызганычка каршы, һәлак булучылар да бар. Һәр гаиләгә дә җирле депутатлар беркетелгән, барлык сораулар контрольгә алына, гаиләләргә кирәкле ярдәм күрсәтелә. Авыл халкы барысы да гуманитар ярдәм җыюда актив булыша, СВО башланганнан бирле 6 тоннага якын ярдәм җибәрелгән. Якташларыбызга ярдәм киләчәктә дә дәвам итәчәк.

 Перспектив бурычлар

Авыл җирлеге башлыгы авылдашларының тормыш сыйфатын яхшырту өчен өстенлекле юнәлешләр арасында шәхси ярдәмче хуҗалыкларны алга таба да үстерүне атады, авыл җирлеге башкарма комитеты тиешле ярдәмен күрсәтәчәген билгеләп үтте.

Район башлыгы Егор Тарнавский Валентин Прытковка тотрыклы эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде, үзенең урынбасарларына авыл җирлеге башкарма комитетының барлык башлангычларында тиешле ярдәм күрсәтергә кушты һәм алга таба уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев