Чертуш авылыннан Мусиннар гаиләсе XIX «Нечкәбил - 2024» конкурсында «Гаилә кыйммәтләрен саклаучы» номинациясендә җиңүче булган
23 ноябрьдә «Нечкәбил - 2024» XIX республика матурлык, әниләр һәм гаилә бәйгесе тәмамланды, ул 27 апрельдә башланып, берничә этапта узды.
Яңа Чишмә муниципаль районыннан Чертуш авылында яшәүче Мусиннар гаиләсе лаеклы чыгыш ясадылар.
Конкурсның йомгаклау этабында алар «Гаилә кыйммәтләрен саклаучы» номинациясендә җиңеп, ТРның «Гаилә канаты астында» иҗтимагый төбәк оешмасы дипломы, ТР мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының Рәхмәт хаты, шулай ук иганәчеләрдән бүләкләргә ия булганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев