Реклама
Район яңалыклары
Чертуштан Рәмзия Мусина әдәби Сабантуйда җиңгән
10 августта Апас районында «Әдәби Сабантуй» узган, анда Бөтендөнья әдәби марафоны һәм #Авылымгүзәллеге проекты финалистлары, шулай ук татар язучылары катнашкан.
Чертуш АМЙ мөдире Рәмзия Мусина бу конкурста җиңүче булган. Ул финалист дипломы белән бүләкләнгән. Рәмзия Мусина туган якның үсеше һәм чәчәк атуы өчен озак һәм тырышып эшли, үз төбәген өйрәнә, тарихи асылын төбәкне яратучыларга җиткерергә тырыша. «Конкурста катнашуның иң күңеллесе — минем туган авылым Чертуш буенча эшләрем ТР авыллары тарихы җыентыгына керүе», — дигән әлеге проектта җиңүче Рәмзия Мусина.
Афәрин, Рәмзия! Безне һәм район халкын синең җиңүең турындагы хәбәр сөендерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев