Яңа Чишмә районында «Нык гаилә» проекты кысаларында юбилярларны котлау традициясе дәвам итә.
Галәүетдиновлар гаиләсен бриллиант туйлары белән Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козлов, район башлыгы урынбасары Надежда Попкова, Шахмай АҖ башлыгы Ильяс Гаризов һәм Чаллы Башы АМЙ артистлары котлаган.
Барысы да әлеге гаиләгә һәм аларның якыннарына сәламәтлек, бәхет һәм мәхәббәт теләгәннәр. Җирле клуб артистлары аларның яраткан җырларын башкарганнар.
Ирле-хатынлы Галәүетдиновлар җылы котлау сүзләрен, изге теләкләрне һәм истәлекле бүләкләрне кабул итеп, олы рәхмәтләрен белдергәннәр.
.jpeg)


Нет комментариев