Чәршәмбе, 23 декабрьдә һәм пәнҗешәмбе 24 декабрьдә Яңа Чишмәдә «Тоннель» операциясе үтәчәк
Район яңалыклары

Чәршәмбе, 23 декабрьдә һәм пәнҗешәмбе 24 декабрьдә Яңа Чишмәдә «Тоннель» операциясе үтәчәк

Россия ЭЭМның Яңа Чишмә районы буенча ЮХИДИ бүлеге инспекторлары яңа ел алды рейдлары үткәрәчәк.

«Автомобиль йөртүчеләргә рейд вакытында безнең нәрсәләргә игътибар итәчәгебезне белү кирәктер, - диде ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция капитаны Евгений Михайлов. – Болар: автомобильнең техник төзеклеге/төзек булмавы; түләнмәгән штрафлар булу; әйләнештә тыелган әйберләр ташу; документлар булу; пассажирларны (бигрәк тә балалар) юл йөрү кагыйдәләре буенча ташу; аптечка, авария билгесе һәм сертификат белән эшләүче ут сүндергеч булу».

Машина йөртүче белән аралашканда, шоферның сәламәтлеге дә ачыкланачак, шикле булганнарын алкоголь яки наркотик исереклеге булу-булмауга тикшерәчәкләр.


Нет комментариев