Казанда «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале узды. 41 нче тапкыр үткәрелгән чара республикабызның һәм Россиянең төрле төбәкләреннән 800 катнашучыны – гармунчылар, баянчылар һәм үзешчән коллективларны бергә җыйды.
Алар арасында безнең Яңа Чишмә районы “Чишмәле” җыелма ансамбле дә бар иде.

Бәйрәм концерты иртән Кәрим Тинчурин театры каршында башланды һәм Камал театры каршында тәмамланды. Гармунчылар тамашачылар белән бергәләп яңа ачылган Кабан күле яр буе буйлап атлады.
Бәйрәмдә катнашучыларны һәм кунакларны Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов котлады:

Безнең халык – гармунлы, моңлы халык. Без Сәйдәшле, Илһамлы, андый халык һичшиксез, күңеле белән дә игелекле. Биредә Россиянең бик күп төбәкләреннән килгән меңләгән гармунчыларыбыз катнаша. Киләчәктә дә моңланып һәм җырлап яшик. «Нинди матур, гүзәл минем халкым», – дигән җырны искә төшерәсем килә. Безнең халкыбызның барлык матур сыйфатларын әлеге бәйрәм көзгегә куйган кебек ачып сала. Татар моңлы, сәнгатьле, әдәбиятле, бай, көчле рухлы халык, шуңа күрә аның киләчәге дә, һичшиксез, бәхетле булачак, - диде ул.
Фестиваль кысаларында Татарстанның «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дәүләт программасы кысаларында иҗат коллективларына милли кием комплектларын тегү өчен сертификатлар тапшырылды. “Чишмәле” ансамбле җитәкчесе Илсөяр Дәүләтшина да Марат Әхмәтов кулыннан әлеге лаеклы бүләкне алды.
Котлыйбыз! Яңа иҗади уңышлар телибез!
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев