Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Cлеттан бүләкләр белән

Район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк җитәкчелегендәге 9 кешедән торган безнең район делегациясе "Форпост" җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр һәм укучылар оешмасының республика слетында катнашты. Слетта "Җәмәгать тәртибен саклау буенча иң яхшы яшьләр оешмасы үзәге" дип аталган конкурска йомгак ясалган. Яңа Чишмә үзәге республика буенча мактаулы II урынны яулаган,...

Район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк җитәкчелегендәге 9 кешедән торган безнең район делегациясе "Форпост" җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр һәм укучылар оешмасының республика слетында катнашты.
Слетта "Җәмәгать тәртибен саклау буенча иң яхшы яшьләр оешмасы үзәге" дип аталган конкурска йомгак ясалган. Яңа Чишмә үзәге республика буенча мактаулы II урынны яулаган, II дәрәҗә диплом һәм инвентарь сатып алуга сертификат белән бүләкләнгән.
Яңа Чишмә гимназиясе укытучылары Рамил Баһауетдинов һәм Гүзәл Сабирҗанова - җитәкчесе һәм "Форпост - ночной дозор" мәктәп отряды кураторы Фән һәм мәгариф министрлыгының һәм "Форпост" республика үзәгенең Мактау грамоталары, ә гимназиянең 11 сыйныф укучысы, отряд командиры Ленар Фәсхетдинов - Татарстан буенча ЭЭМ-нең Рәхмәт хаты белән бүләкләнгәннәр.
Үзебезнең яшьләр оешмасын котлыйбыз, булдырасыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев