Чуаш Чабаксары терлекчесенә мактаулы исем бирелде
Район яңалыклары

Чуаш Чабаксары терлекчесенә мактаулы исем бирелде

Татарстан Республикасы Рәисе Указы белән «Игенче» ҖЧҖенең сыер саву операторы Удирякова Валентина Владимировнага «Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе» дигән мактаулы исем бирелде.

Әлеге мактаулы исем аңа күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән зур өлеше өчен бирелде.

В.В.Удирякованы лаеклы исеме белән котлыйбыз һәм нык сәламәтлек, киләчәктә дә уңышлар телибез.


Нет комментариев