Чуаш Чабаксарында СВО зонасында хезмәт итүче хәрбиләр өчен тагын бер посылка җыелган
Район яңалыклары

Чуаш Чабаксарында СВО зонасында хезмәт итүче хәрбиләр өчен тагын бер посылка җыелган

«Акциядә теләге булган һәркем катнашып, изге гамәл кыла ала», - ди Людмила Ильдулова. Ул үзе дә биш бала анасы буларак, улларын Ватанны саклау буенча хезмәт бурычын үтәргә җибәрүче аналарның хис-тойгыларын бик яхшы аңлый.

«Сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучы солдатларга безнең ярдәмебез кирәк һәм безнең посылка, диңгездәге бер тамчы кебек кенә булса да, чын күңелдән җыелган. Алар безнең янәшә булуыбызны тоярга тиеш һәм без аларга һәрвакыт булышып торырга әзер», - дип дәвам итә ул.

Яңа Чишмә районының Чуаш Чабаксары авылыннан «Родничок» балалар иҗат коллективы җитәкчесе Людмила Ильдулова үзендә шөгыльләнүче балалар белән бергә инде берничә тапкыр гуманитар ярдәм җыйган.

Беренче тапкыр туклану продуктлары, шәхси гигиена әйберләре, җылы оекбашлар, Георгий тасмалары һ. б. җибәрелгән.

Бу юлы Людмила Ивановна үзенең айлык хезмәт хакы акчаларына солдатларга аптечкалар, шәхси гигиена әйберләре, повербанклар (портативная зарядка), шулай ук җылы перчаткалар һәм азык-төлекләр сатып алган.


Нет комментариев