Бала турында кайгырту һәм игътибар бер минутка да кимергә тиеш түгел.
Бәйрәм һәм бәйрәм көннәре алдыннан, балаларның күңел ачу өчен вакытлары күп булган чорда Россия ЭЭМнең Яңа Чишмә районы буенча ЮХИДИ идарәсе начальнигы Евгений Михайлов һәм мәгариф бүлеге начальнигы Анна Бутина район мәктәпләрендә профилактик чаралар оештырганнар. Алар «Кышкы каникул» операциясе кысаларында үткәрелә.
Хөрмәтле ата-аналар һәм педагоглар!
«2022 елның 11 аенда республика юлларында 379 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 11 бала үлгән һәм 400 бала җәрәхәтләнгән (узган елның шул ук чорында - 415-14-445).
Статистикадан күренгәнчә, һәлак булган 11 баланың 6сы транспорт чаралары пассажирлары булган. Өлкәннәрнең пассажир балаларның иминлеген тәэмин итүгә карата салкын мөнәсәбәт ЮТҺләргә китерә (мисал өчен,Тукай районында теркәлгән юл-транспорт һәлакәтендә Киа автомобиле йөртүчесе Хэнде автомобиле белән бәрелешкән. Бер яшьлек бала пассажир хатынның кулында, алгы утыргычта була, әлбәттә инде, иминлек каешын эләктермәгәннәр. ЮТҺ нәтиҗәсендә бала җитди җәрәхәтләр алган).
Исегезгә төшерәбез, 2017 елның 12 июленнән Юл хәрәкәте кагыйдәләренә балалар өчен махсус җайланмалар кулланмыйча 7-11 яшьлек балаларны җиңел автомобильнең арткы утыргычында йөртүгә рөхсәт бирүче төзәтмәләр үз көченә керде.
Балаларны йөртүче барлык ата-аналарга мөрәҗәгать итәбез! РФ ЮХКнең 22.9 пунктында үзгәрешләр булуга да карамастан, Дәүләт автоинспекциясе балаларны 7 яшькә җиткәч тә балалар өчен махсус җайланмада йөртергә тәкъдим итә.
Алда әйтеп үтелгән мисал тагын бер кат шуны искәртә: пассажир баланың куркынычсызлыгы аның әти-әнисе кулында. Аның турында кайгырту һәм игътибар бер минутка да кимергә тиеш түгел».
Нет комментариев