РФ Дәүләт Думасы депутатыннан Яңа Чишмәдә яшәүче күп балалы гаиләгә бүләкләр
Район яңалыклары

РФ Дәүләт Думасы депутатыннан Яңа Чишмәдә яшәүче күп балалы гаиләгә бүләкләр

РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозовның ышанычлы вәкиле буларак, Светлана Мартышова Яңа Чишмәдән күп балалы Индира Чумакова гаиләсендә булган.

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Олег Викторович Морозов күп балалы гаиләгә бүләкләр җибәргән. Олег Морозовның ышанычлы вәкиле буларак, Светлана Мартышова күп балалы Индира Чумакова гаиләсендә булган һәм Олег Викторович исеменнән балаларга татлы бүләкләр тапшырган. Индира Рәшидовна берүзе дүрт бала тәрбияли һәм балалар бәхетле булсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшли.


Нет комментариев