Ел йомгаклары һәм перспективалар
Ленино авылында авыл җирлеге Советы һәм башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы булды
Халыкның актив катнашында узган җыен эшендә Яңа Чишмә муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Илдар Фәйзуллин, Татарстан Министрлар кабинеты Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин, район прокуроры Руслан Гыйзәтов катнашты.
Ленино авыл җирлеге башлыгы Светлана Питеркина җирле үзидарә органнарының 2025 елдагы эшчәнлеге турында тәфсилле хисап бирде. Докладның нигезен узган елгы җыенда халык күтәргән сораулар, шулай ук гражданнарның ел дәвамында мөрәҗәгатьләре тәшкил итте.
Халык сорауларына көн тәртибенең һәр пункты буенча тулы җаваплар бирелде:
1. Интернетның тизлеге түбән. РУЭС белгечләре эшләр башкарса да, зур үзгәреш күзәтелмәде. Мәсьәлә контрольдә кала.
2. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга куелган һәйкәлне ремонтлау. Эшләр 9 майга төгәлләнде, һәйкәл реконструкцияләнде.
3. Янгын сүндерү савытлары өчен җылы бина. Проблеманы хәл итү бюджет акчалары булмау сәбәпле кичектерелде.
4. Кибет янындагы җәяүлеләр кичүен төзекләндерү. Белгечләр бәяләве буенча, гамәлдәге схема (мәктәп һәм тукталыш янында) куркынычсызлык өчен оптималь булып тора. Юл аша өстәмә чыгу урыны куркыныч тудырачак.
5. Волейбол өчен тренажер сатып алу. Тренажер район бюджеты акчасына сатып алынган.
6. Мәктәпне ремонтлау. Кызганычка каршы, уку йорты якындагы өч елга республика программасына кертелмәгән.
2025 елда башкарма комитетка телдән 9 мөрәҗәгать килгән. Төп темалар – исәп-хисап үзәге эше, чүп-чарны чыгару, караучысыз терлекләрне аулау, котыру авыруын кисәтү, кышкы юлларны чистарту һәм су белән тәэмин итү системаларын ремонтлау. Барлык гаризалар да контрольгә алынган.
ҖИРЛЕКНЕҢ СОЦИАЛЬ-ИКЪТИСАДИ ПОРТРЕТЫ
Авыл җирлеге башлыгы мөһим статистик мәгълүматлар китерде:
Халык: җирлек терри-ториясендә 726 кеше теркәлгән, 542 кеше даими яши. 2025 елда 2 бала туган, 13 кеше үлгән.
Мәшгульлек: хезмәт яшендәге 266 кешенең күбесе бюджет өлкәсендә (55 кеше), нефть тармагында (31 кеше) яки районнан читтә (42 кеше) эшли. Эшсез – 15 кеше.
Бюджет: 2025 елга җирлекнең төгәлләштерелгән бюджеты 9,7 млн сум тәшкил иткән. НДФЛ һәм җир салымын җыю буенча планнар арттырып үтәлгән. Предприятиеләрнең берсе ябылуы аркасында милеккә салым тулысынча җыелмаган.
Шәхси ярдәмче хуҗалыклар: 151 хуҗалыкта терлек һәм кош-корт бар. Халык 245 мең сумнан артык дәүләт субсидияләре алган. 815 центнер сөт сатылган.
Төзекләндерү: үзара салым (251,4 мең сум) һәм республика субсидиясе (910 мең сум) хисабына юлларны кардан чистарту, территорияләрне чабу һәм суүткәргечләрне ремонтлау 667 мең сумга башкарылган. Авыл территорияләрен үстерү программасы буенча 1100 метр озынлыктагы юлларга вак таш түшәлгән.
Янгын куркынычсызлыгына аерым игътибар бирелде. Ел башында өч йорт янгыннан соң, халык зыян күрүчеләргә ярдәм итүдә бердәмлек күрсәтә. Бер йорт торгызылган инде.
ПАТРИОТИК ҺӘМ ГУМАНИТАР ЭШ
Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителгән 2025 ел актив патриотик эш белән истә калды. Җирлек халкы СВО зонасына 18 тоннага якын гуманитар ярдәм җыеп җибәргән. 2025 елның май-июнь айларында гына да мотоцикл, дарулар һәм продуктлар өчен 200 мең сум җыелган. Җирле чиркәүнең настоятеле Сергий ата тынычлык урнаштыру миссиясе белән Лугансктагы госпитальләрдә булып кайтты.
2026 ЕЛГА ПЛАННАР
Администрация үз алдына бюджетның керем өлешен арттыру, төзекләндерү эшләрен активлаштыру, экологик иминлекне тәэмин итү һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү бурычларын куя. Авыл инфраструктурасын яхшырту өчен үзара салым буенча 304 мең сумга якын акча җыю планлаштырыла.
АКТИВИСТЛАРНЫ БҮЛӘКЛӘҮ
Чара азагында район Советы Аппараты җитәкчесе Илдар Фәйзуллин күпчелек мәсьәләләрнең җирле дәрәҗәдә хәл ителүен билгеләп үтте һәм халыкка район һәм республикадагы вәзгыять турында мәгълүмат бирде. Бүләкләү тантанасында Марина Сапарева район башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде. Авыл җирлеге башлыгы исеменнән бүләкләрне Иван Пахардымов һәм Светлана Чумаковага тапшырдылар. Евгения Лаврова «КОМАНДАРМ» халыкара геральдика советыннан Рәхмәт хаты алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев