Конкурска тәкъдим ителгән 14 катнашучының бишесе финалга чыккан.
Бәйгене үткәрү турында безгә район мәгариф бүлеге методисты Ләйсән Нурхамәтова сөйләде.
-«Ел укучысы - 2022» республика конкурсының район этабы Яңа Чишмә гимназиясендә 26 гыйнварда булып узды. Конкурста район мәктәпләреннән 14 укучы катнашты, шуларның бишесе финалга чыкты:
«Якты образ» номинациясендә Чаллы Башы мәктәбе укучысы Фирүзә Ибраһимова җиңүче булды, «Эрудициялелек» номинациясендә Черемухово мәктәбе укучысы Светлана Горбунова җиңде, «Иҗади шәхес» номинациясендә Екатерина мәктәбе укучысы Фомин Алексей җиңү яулады, «Авырлыкларны җиңеп, йолдызларга омтылу» номинациясендә беренче урын Красный Октябрь мәктәбе укучысы Ангелина Михайловада.
Конкурс нәтиҗәләре буенча «Ел укучысы - 2022» исеменә Яңа Чишмә урта мәктәбе укучысы Евгения Пьянзина лаек булды, шушы исем язылган символик тасманы аңа «Ел укучысы - 2021» исемен йөртүче Анастасия Ефимова тапшырды.
Конкурсны мәгариф бүлеге методистларыннан һәм узган елда конкурста катнашучылардан торган компетентлы жюри бәяләде. Башкарган эшләре өчен аларга зур рәхмәт.
Республика конкурсы сәләтле һәм белемле укучыларга ярдәм итү, укучыларның интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен ачыклау, үз проектларын якларга, гамәли мәсьәләләрне хәл итәргә өйрәтү максатыннан үткәрелә.
Евгения Пьянзина «Ел укучысы - 2022» республика конкурсында да катнашачак. Без аңа уңышлар телибез».


Нет комментариев