Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

«Ел укытучысы» һәм «Ел тәрбиячесе» билгеләнгән

Декабрь башында ике Бөтенроссия педагогик осталык конкурсының муниципаль этаплары узган.

3 һәм 5 декабрьдә район мәктәпләреннән 13 педагог катнашында «Ел укытучысы» конкурсының беренче этабы булып узган, алар анда ачык конкурс дәресләре биргәннәр. Финалга шуларның алтысы сайлап алынган. 

12 декабрьдә Яңа Чишмә урта мәктәбе базасында узган икенче этапта финалистлар жюри әгъзалары алдында мастер - класс күрсәткәннәр. 

Беренче сынауда катнашучылар балалар белән эшләү формаларын, укыту методикаларын, мәгълүмати-коммуникатив технологияләрне куллану алымнарын күрсәткәннәр. Мастер-класста укытучыларның һәркайсы үзенең нәтиҗәле укыту методикасын тәкъдим иткән.  

Конкурс ахырында җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнар тапшырылган. «Ел укытучысы» конкурсында беренче урынны Яңа Чишмә гимназиясенең инглиз теле укытучысы Надежда Селиверстова яулаган. Икенче урында - Красный Октябрь мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Наталия Нестерова, өченчедә - Яңа Чишмә урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Любовь Суворова.

Моннан тыш, конкурсның өч номинациясендә җиңүчеләр дә билгеләнгән. Черемухово мәктәбенең математика укытучысы Вера Горбунова «Педагогик эзләнү» номинациясендә, аның хезмәттәше - Ленино мәктәбенең математика укытучысы Алия Нургатина «Педагогик дебют» номинациясендә, ә Әдәмсә мәктәбе укытучысы Мария Зайцева «Җиңүгә омтылыш» номинациясендә дипломнарга лаек булганнар.

Бөтенроссия конкурсының зона этабы гыйнвар ахырында Нурлатта үткәреләчәк. Надежда Селиверстова, Наталья Нестерова һәм Алия Нургатина анда үзләренең ачык конкурс дәресләрен биреп, район данын яклаячаклар.

11 декабрьдә Яңа Чишмәдәге «Ландыш» балалар бакчасында «Ел тәрбиячесе» бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы булып узган, анда 5 тәрбияче катнашкан. Аларның һәркайсы кызыклы методикалар кулланып, балалар катнашында ачык дәресләр күрсәткәннәр. Жюри мәктәпкәчә яшьтәге балаларда ниләр кызыксыну уятканны, педагогларның балаларны мавыктыра белүләрен һ. б. күзәткәннәр.  

Беренче урын «Ландыш» балалар бакчасы укытучысы-логопеды Илсөяр Колесниковага, икенче урын «Золотой ключик» балалар бакчасы тәрбиячесе Айсинә Нуриевага бирелгән. Әлеге тәрбиячеләр февраль аенда үтәчәк конкурсның зона этабында катнашачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев