Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы»

2025 елның 20 октябреннән Татарстан Республикасында ел саен үткәрелә торган «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» конкурсы старт ала, аның инициаторы - «Татарстан хатын-кызлары» төбәк иҗтимагый оешмасы.

Конкурс Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмендә һәм Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Профсоюзлар федерациясе белән партнерлыкта уздырыла.

Җиңүчеләрне түбәндәге номинацияләр буенча билгелиләр: «Хатын-кыз – ана», «Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият», «Хатын-кыз – галим», «Минем язмышым – минем һөнәрем», «Хатын-кыз – лидер», «Хатын-кыз – бизнес-леди», «Өченче яшь героинясы», «Хатын-кыз – ел үрнәге». Шулай ук конкурста ир-атлар өчен «Ир-ат – лидер» һәм «Ир-ат – игелекле йөрәк» номинацияләре дә каралган.

Конкурсны уздыру этаплары:

муниципаль тур: 2025 елның 20 октябре – 30 ноябре;

зона туры: 2025 елның 1 декабре – 2026 елның 10 феврале.

Традиция буенча конкурсның финалы Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Казанда узачак.

Конкурста катнашу өчен анкета тутырырга, видеоролик-презентация ясарга һәм аны электрон почтага җибәрергә кирәк. otdel-kulturirdk@yandex.ru (Яңа Чишмә муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге). Материалларны тапшыруның соңгы вакыты-2025 елның 30 ноябре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев