«Эшлекле сишәмбе»дә  Яңа Чишмә РҮХдә күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты турында халык фикерен онлайн сораштыру нәтиҗәләре, шулай ук коррупция фактлары турында фикер алыштылар
Район яңалыклары

«Эшлекле сишәмбе»дә Яңа Чишмә РҮХдә күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты турында халык фикерен онлайн сораштыру нәтиҗәләре, шулай ук коррупция фактлары турында фикер алыштылар

Социаль челтәрләрдәге Яңа Чишмә РҮХ битендә Яңа Чишмә РҮХдә коррупция күренеше турында халык фикерен өйрәнү максатыннан сораштыру узарга тәкъдим ителгән.

Атна саен үткәрелә торган киңәшмәдә район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Ирина Лобачева халыкның ничек җавап бирүе хакында сөйләде.

Сораштырылучыларның 87,1 %ы РҮХдә коррупция күренешенә юлыкмаган, шулай да 8,2 %ы моның белән очрашуын күрсәткән, тагын 4,7 % бу сорауга җавап бирергә кыенсыналар икән. Сораштырылучыларның 34,1%ы гына коррупция факты турында хәбәр итәргә әзер, 47,1 %ы коррупция фактлары турында хәбәр итәргә әзер түгел, дип җавап биргәннәр. Сораштырылучыларның 56,5%ы мондый фактлар турында нинди уңайлы ысул белән хәбәр итәр идегез, дигән сорауга, 52,9%ы шәхси мөрәҗәгатьне сайлаган булыр идек, дип җавап биргәннәр, ә менә мондый сораулар белән кая мөрәҗәгать итәр идегез соң дигәнгә, респондентларның 52,9%ы РҮХ җитәкчесенә, дип җавап биргәннәр.

      Сораштырылучыларның 94,1%ы ришвәт бирмәгән, дип җавап биргән, әмма 5,9%ы 2000 сумнан 5000 сумга кадәр ришвәт бирүләрен күрсәткән.

     Сораштырылучыларның 5,9 %ы ришвәт бирергә этәргән сәбәп - аның тарафыннан сыйфатлырак эшкә ирешү теләге, дип җавап биргәннәр.

     Шулай да сорашып белешүдә катнашучыларның 16,5%ы соңгы елларда сәламәтлек саклау өлкәсендә коррупция дәрәҗәсе күпкә азрак, дип саный, респондентларның 68,2%ы бу сорауга җавап бирергә кыенсынган.

     «Сәламәтлек саклау өлкәсендә коррупция, гражданнарның медицина җәмәгатьчелеге вәкилләренә ышанычын бетерә, чөнки кешеләр аңында табиблар - ярдәм итәргә, гомерләрен саклап калырга тиешле кешеләр. Сәламәтлек саклау өлкәсендә көнкүреш коррупция очракларына каршы тору мөһим. Яңа Чишмә РҮХ тарафыннан үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләрен исәпкә алып, биредә күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту һәм коррупцион хокук бозуларны профилактикалау буенча чаралар комплексын булдырырга кирәк», - дип ассызыклады Ирина Игоревна.


Нет комментариев