Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

Фирүзә Ибраһимова — «Ватан хакына» иҗади бәйгесе җиңүчесе

Бәйгене Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә «Ватаным Татарстан» газетасы уздырды.

«Ватан хакына» бәйгесенә сугыш һәм тыл батырлары турындагы язмалар кабул ителгән. Алар «Ватаным Татарстан» газетасы битләрендә һәм рәсми сайтта урнаштырылып барган. Бәйгедә барлыгы 150ләп иҗади эш катнашкан. 

«Ватан хакына» иҗади бәйгесендә җиңүчеләрне 10 декабрьдә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире Илназ Фазуллин бүләкләде. 

Фирүзә Ибраһимова — «Ватан хакына» иҗади бәйгесе җиңүчесе

Җиңүчеләр арасында — безнең район кызы, Шахмай урта мәктәәбенең 11 сыйныф укучысы Фирүзә Ибраһимова да бар. Ул Бөек Ватан сугышында һәлак булган Салихҗан бабасы турындагы язмасы белән кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

Җиңүчеләр арасында — безнең район кызы, Шахмай урта мәктәәбенең 11 сыйныф укучысы Фирүзә Ибраһимова да бар. Ул Бөек Ватан сугышында һәлак булган Салихҗан бабасы турындагы язмасы белән кызыксындыру бүләгенә лаек булды.
Котлыйбыз! Горурланабыз!
#ЯңаЧишмәхәбәрләре

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев