Гаилә - күңел җылысы
Бәйрәмгә районыбызның биш хөрмәтле гаиләсе чакырылган иде.
Алтын туй – гаилә тормышында әһәмиятле вакыйга. Ярты гасыр бергә яшәгән кешеләр мәхәббәт, хөрмәт, ышаныч һәм бер-берсенә тугрылык – бәхетле гаилә тормышының төп юлдашлары икәнлеген исбатлап тора.
1 мартта бу вакыйганы Екатерина Бистәсе авылыннан Павел һәм Лидия Кудриннар билгеләп үтә. Гаилә башлыгы үз вакытында төзелеш гаскәрләрендә хезмәт итә, анда «Коммунистик хезмәт ударнигы» таныклыгы ала. Кайткач, «Шешминский» совхозында механизатор булып эшли башлый. Кызганыч, 32 ел эшләгәннән соң, авариягә эләгә һәм 1 төркем инвалид була. Лидия Алексеевна «Шешминский» совхозында хисапчы һәм өлкән бухгалтер булып эшли. Аның хезмәт стажы – 33 ел. Тату гаилә өч бала үстерә. Олы кызлары Екатерина үз авылларында мәктәп директоры булып эшли, Татьяна балачактан инвалид, Валентин Яңа Чишмәдә яши, эшмәкәр. Сигез онык әби белән бабайны уңышлары белән сөендерә.
Авылдашлары Валентин һәм Ираида Коробочкиннар 15 мартта алтын туйларын билгеләп үтәләр. Гаилә башлыгы эчке гаскәрләрдә хезмәт иткән, анда 2нче дәрәҗә «За отличие в учебе» медале белән бүләкләнә, «Частьның иң яхшы йөртүчесе» таныклыгы бар. Валентин Михайлович пенсиягә чыкканчы урманчы булып эшли, Ираида Васильевна гомер буе башлангыч сыйныфлар укытучысы була. Олы уллары Игорь Яңа Чишмә район эчке эшләр бүлеге башлыгы булып эшли, шул ук вазифа буенча Казанга күчерелә. Подполковник дәрәҗәсендә башка эшкә күчә, бүгенге көндә «Таиф» АЗСта куркынычсызлык һәм режим буенча генераль директор урынбасары, өч бала үстерәләр. Коробочкиннарның кече кызлары Любовь Яңа Чишмә җәмәгать судында канцелярия мөдире булып эшли, ике балалары бар.
10 гыйнварда Яңа Чишмәдә яшәүче Владимир һәм Лидия Трофимовлар да алтын туйларын билгеләп үтәләр.
Владимир Нико-лаевичның әти-әнисе -Яңа Чишмәдән, ләкин ул Чистайда туып үсә. Мәктәптән соң сәгать заводында эшли башлый. Хәрби хезмәтен Әфганстан чигендә чик буе гаскәрләрендә уза. Армиядән соң Чистай заводында токарь, аннары Түбән Кама шин заводында слесарь булып эшли, һәм параллель рәвештә «инженер-механик» белгечлеге буенча укый. Алга таба Чаллы шәһәренең төрле оешмаларында эшләвен дәвам итә, шуларның 20 елын КАМАЗ заводында эшли. Аннан идарә башлыгы вазифасында лаеклы ялга китә. Хезмәт стажы 49 ел.
Рус Чабаксарында туып-үскән тормыш иптәше Лидия Борисовнаның хезмәт стажы 55 ел. Чистай сәгать заводында башланган хезмәт юлы КамАЗда дәвам итә, бүгенге көндә Кама суднолар төзү компаниясендә эшли. Уллары Игорь Чаллыда баш инженер, кызлары Наталья «Лифтпроммонтаж» оешмасында баш бухгалтер булып эшли.
2015 елда Трофимовлар Яңа Чишмәдә йорт төзи башлаганнар һәм 5 елдан соң өй туе үткәргәннәр. Бүгенге көндә рәхәтләнеп бакчада эшлиләр, оныкларын тәрбияләргә булышалар.
Шахмай авылыннан Гарифуллиннар фамилияле ике гаилә сапфир туйларын билгеләп үтә. 28 февральдә Әхәт белән Фәния, 14 мартта Наил белән Рәхилә Гарифуллиннарның 45 еллык гаилә бәйрәме.
Армиядән соң, гаилә башлыгы Әхәт Әсәдулла улы гомер буе колхозда механизатор, ә Фәния Гомәр кызы лаборант һәм күп еллар сыер савучы булып эшли. Өч бала үстерәләр, 8 оныклары бар. 20 елга якын олы улы Азат һәм аның гаиләсе белән бер түбә астында яшиләр, оныкларын үстерергә булышалар. Өч буын бергә яшәүне зур бәхет дип саный Гарифуллиннар.
Әхәт белән Фәния бик зыялы, аралашучан кешеләр. Хуҗалар үзләре «Ачык ишекләр көне» дип атаган, туганнар җыелышкан көннәр даими була аларда. Гаилә зур хуҗалык тота. Моннан тыш, Әхәт Әсәдулла улы - зур стажлы умартачы, балыкчы.
Наил Зәйнулла улы Шахмайдан, Рәхилә Максум кызы күрше Чаллы Башы авылыннан. 8 сыйныфны тәмамлагач, Шахмай мәктәбенә укырга килә, сыйныфташлар булалар. Мәктәпне тәмамлагач, Рәхилә Чистай сәгать заводында эшли. Наил КАИга укырга керә, институтта хәрби кафедра була, аны тәмамлагач, лейтенант исемен ала.
Туйдан соң яшьләр билгеләмә буенча Әлмәткә китә. Берничә айдан соң Шахмайга Наилнең сугыш ветераны булган әтисен карарга кире кайталар.
Ир белән хатын үзләренең хезмәтләрен туган җирләренә багышлыйлар. Рәхилә сыер савучы, Наил баш энергетик, соңгы елларда машина белән сыер саву операторы булып эшли. Хәзер үз умарталыгы белән шөгыльләнә. Өч бала тәрбияләп үстерәләр, барысына да югары белем бирәләр. Бүгенге көндә 6 оныклары бар.
Район башлыгы урынбасары Надежда Попкова юбилярларга Рәхмәт хатлары, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды, гаиләләргә мәхәббәтләрен элеккечә саклауларын, шулай ук сәламәтлек, бәхет, иминлек теләде. Һәм, әлбәттә, гаилә учагын саклаучыларны, кешелекнең гүзәл яртысын Халыкара хатын-кызлар көне белән аерым котлады.
Чарада шулай ук хатын-кызлар советларының җитәкчеләрен дә хөрмәтләделәр. Бәйрәм 8 мартка багышланган җырлар белән бизәлде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев