Газетага язылу - альтернатива бар
Район яңалыклары

Газетага язылу - альтернатива бар

Район газетасына безнең редакциядә дә 6 айга 600 сумнан язылырга мөмкин.

Газетага редакциягә килеп язылучылар, аны җомга көнне төштән соң бирегә үзләре килеп алачак. Бу район үзәгендә - редакция тирәсендә яшәүчеләр өчен уңайлы.

Газетага альтернатив язылуны рәсмиләштергән оешмаларга һәм учреждениеләргә без газетаны үзебез җомга көнне төштән соң китерәчәкбез. Әмма бер шарт белән: абунәчеләр саны 5 кешедән дә азрак булмаска тиеш. Призлар уйнатуда альтернатив нигездә язылучылар да катнаша. Ул 2025 елның 24 гыйнварында булачак.

 


Нет комментариев