Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Горшково авылы көмеш волонтерлары: кечкенә отряд – зур ярдәм

Алар күп булмаса да, 3 ел һәм 3 айда күпме эш эшләгәннәр.

СВОга 3 мең метр чамасы ятьмә, 4 мең банкадан артык шәм, 2 мең данәгә якын кабызгыч, 200 данә тактик носилка, 4 мең пачкадан артык коры душ, меңләгән пакет хуш исле үлән чәе, дистәләгән пар йон оекбаш җибәрелгән, шулай ук перчаткалар, подгузниклар, туалет кәгазе, дымлы салфеткалар һәм башка бик күп нәрсәләр сатып алалар һәм җибәрәләр алар. Фронт яны госпитале өчен йөзләрчә җәймә һәм мендәр тышлары тегәләр.

Авылның көмеш волонтерлары лидеры Надежда Панфилова сөйли:

«Безнең волонтерлык эше 22 елның мартында башланды диярлек. СВО башлануга, маскировка челтәрләре үрергә тотындык. Евгения Лаврова безне Чистай волонтерлары янына алып барды, алар безне ничек үрергә өйрәттеләр. Ленино авыл клубында бу эшне Ленино халкы белән бергә башкардык, ләкин Горшководан бару-кайту юлы безнең вакытны ала иде, шуңа күрә безгә үзебезнең клубта бина бирделәр, һәм без мөстәкыйль эшләргә тотындык.

Волонтерлык эшебез барышында фронттагы егетләребез белән элемтәгә кердек. Һәм алар безгә, беренче чиратта, үзләренә нәрсәләр кирәклеген әйттеләр. Шулай итеп, окоп шәмнәре, кабызгычлар ясый башладык, пакетларга үлән чәе әзерләргә керештек. Аннары безгә фронт госпиталеннән заказлар килде: анда юрганнар җибәрдек, мендәрләр һәм урын-җир тектек.

Безнең Горшково көмеш волонтерлар командасы биш пенсионердан тора. Бу – Антонина Белоусова, Вера Нефедова, Вера Сербина, Анатолий Мишин, Анатолий Панфилов һәм мин. Ялгызың гына андый зур эш башкарып булмый, ә районда хезмәттәшлек зур. Без Красный Октябрь волонтерлары белән хезмәттәшлек итәбез, анда барысын да Татьяна Иванова оештыра, Лебедкадан - Любовь Демидова, Ленино авылыннан - Евгения Лаврова, Яңа Чишмәдән - Наталья Скачкова (ул урын-җир кирәк-яраклары, тактик носилкалар һәм яралылар өчен махсус эчке киемнәр тегә) белән бәйләнештә торабыз.

Безне, көмеш волонтерларны, үсеп килүче буын белән очрашуларга чакыралар. Балалар белән мәктәпләрдә, клубларда, китапханәләрдә очрашабыз. Үзебезнең СВОга ярдәмебез турында сөйлибез һәм шәмнәр, коры душ ясау буенча мастер-класслар үткәрәбез, аларны үзебез эшли алганның барысына да өйрәтәбез, һәм, һичшиксез, бергә патриотик җырлар җырлыйбыз».

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев