Яңа Чишмә район башкарма комитеты җитәкчесе Егор Тарновский җитәкчелегендә волонтерлар СВО зонасындагы сугышчыларыбызга чираттагы гуманитар ярдәм илттеләр.
Гомумән алганда, алар ярдәм йөген 16 ноктада бушаткан. Безнең сугышчылар аша шулай ук кыр госпитальләренә кирәкле йөкләрне тапшырдылар, Донецк госпиталендә булдылар һәм ярдәмне үз куллары белән тапшырдылар.
Сугышчыларыбыз гуманитар ярдәм өчен чын күңелдән рәхмәтләрен белдерделәр, туганнары һәм якыннарына сәлам тапшырдылар.
Нет комментариев