Һәлак булган якташларыбызга мемориаль такталар ачылды
Белем көнендә, 1 сентябрьдә, Черемухово мәктәбендә һәм Яңа Чишмә гимназиясендә Украинада махсус хәрби операция барышында һәлак булган егетләргә мемориаль такталар ачылды.
Черемухово мәктәбен тәмамлаган Данила Малолетков истәлегенә мемориаль такта мәктәп фасадына куелган. Аны Даниланың әнисе Ләйсән Малолеткова һәм мәгариф бүлеге начальнигы Анна Бутиналар ачты. Регина Малолеткова абыйсы истәлегенә җыр башкарды. Аннары митингка җыелучылар Батырлык ордены кавалеры (үлгәннән соң бүләкләнгән) Данила Малолетковны бер минутлык тынлык белән искә алдылар һәм чәчәкләр салдылар.
Мемориаль такта шулай ук һәлак булган герой - Батырлык ордены кавалеры Владислав Курбатовка - ул укыган Яңа Чишмә гимназиясендә куелды.
Һәлак булган якташларыбыз истәлеге яңачишмәлеләрнең йөрәкләрендә озак сакланыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев