2015 ел нәтиҗәләре буенча районда туучы балалар саны бакыйлыкка күчкән яңачишмәлеләрдән азрак булган.
-2014 ел белән чагыштырганда туучылар һәм үлүчеләр саны күпкә аз булды, - дип сөйли ЗАГС бүлеге начальнигы Алия Миръякупова. - Былтыр 123 бала (66 малай һәм 57 кыз), 2014 елда 142 бала туды, 196 кеше (104 ир-ат һәм 92 хатын-кыз) вафат булды, ә 2014 елда 248 кеше бакыйлыкка күчкән иде.
Ел дәвамында 50 туй (2014 - 65) булды. Кызганычка каршы, аерылышучылар саны да аз түгел - ел дәвамында 39 гаилә таркалды (2014- 45).
Малайлар арасында яшь сабыйларга бирелгән иң таралган исемнәр: Кирилл, Ярослав, Риназ, Адель, Андрей, Вячеслав; кызлар арасында: Карина, Анастасия, Азалия, Самира, Ева һәм Арсений кебек сирәк исемнәр дә кушыла.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев