Район яңалыклары
Хезмәт һәм мәшгульлек министры Яңа Чишмәдә
20 июньдә Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эш сәфәре белән Яңа Чишмә районында булып китте, ул район башлыгы Вячеслав Козлов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк белән очрашты.
Министрның эш сәфәре гражданнарны кабул итүдән башланды, аның янына өч кеше шәхси мәсьәләләре белән килде, нәкъ менә 3 төркем инвалидка торак ремонтлауга ташламалар, пенсия яшенә якынлашкан кешеләргә эшсезлек буенча пособие түләү, "Хезмәт ветераны" исеме алу хокукы турындагы сораулар кузгатылды. Өч сорауга да аңлатмалар бирелде, өч мәсьәләнең дә район дәрәҗәсендә дөрес хәл ителүе расланды.
Аннан соң Эльмира Зарипова Вячеслав Козлов белән Картлар йортында булды. Бинаның эчен, тышын карадылар: капиталь ремонттан соң бинаның сакланышына тел-теш тидерерлек түгел. Картлар йортында яшәүчеләр белән булган әңгәмә барышында министр яшәү шартлары, туклану һәм хезмәт күрсәтүнең сыйфаты белән кызыксынды. Анда яшәүчеләр һәм хезмәткәрләр тарафыннан бернинди шикаять тә, үтенеч тә булмады.
Эльмира Зарипова интернат-йорт директоры Наталья Шиловага мунча - кер юу бинасына ясалачак ремонт һәм аш бүлмәсендә иске раковиналарны яңасына алыштыру хакында киңәшләр бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев