Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

«ЯЧХ» журналисты «Татмедиа» АҖ тарафыннан Мактау грамотасы белән бүләкләнде

24 декабрьдә медиахолдингта 2024 елдагы эшкә йомгак ясалды. Бу көнне яхшы нәтиҗәләргә ирешкән хезмәткәрләрне бүләкләделәр.

Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатларына бөтен республикадан 72 кеше лаек булды. Бүләкләрне Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйковлар тапшырды.

Бүләкләнүчеләр исемлегендә «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасы хәбәрчесе Ольга Иванова да бар иде.  Аңа нәтиҗәле хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чараларында махсус хәрби операция темасын тиешле дәрәҗәдә яктыртуы өчен «Татмедиа» АҖнең Мактау грамотасы тапшырылды.

2024 елның гыйнварыннан журналист СВОдагы сугышчылар турында 22, ә волонтерлар һәм сугышчыларыбызга ярдәм итүче битараф булмаган Яңа Чишмә районы кешеләре турында 11 язма тәкъдим иткән. Әлеге материаллар ярдәмендә сугышчыларыбызның батырлыгы, район кешеләренең киң күңеллелеге һәм фидакарьлеге турында республикада да белделәр: август аеннан алып декабрьгә кадәр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында авторның 17 язмасы басылып чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев