Якташыбыз, көрәшче Булат Мусин «2022 ел спортчысы» исеменә лаек булган
22 декабрьдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында «Ел спортчысы - 2022» дигән тантаналы чара узган.
Спортчыларга, тренерларга, спорт учреждениеләре җитәкчеләренә һ.б. 20дән артык номинациядә бүләкләр тапшырылган.
Бүләкләнүчеләр арасында безнең якташыбыз - билбау көрәше буенча Россиянең атказанган спорт мастеры, 2022 елгы дөнья чемпионы Булат Мусин да булган. Ул «Олимпия уеннары исемлегенә кермәгән спорт төрләре буенча Татарстан Республикасының иң яхшы спортчылары» номинациясендә бүләкләнгән.
Булатны котлыйбыз һәм алга таба да җиңүләр телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев