Яңа Чишмә авылында СВО зонасында һәлак булган сугышчы белән хушлаштылар
25 декабрьдә Яңа Чишмә авылында махсус операция вакытында һәлак булган Илсур Фәхретдиновны соңгы юлга озаттылар.
Район башлыгы Вячеслав Козлов Илсурның әнисенең, туганнарының һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашты.
- Бу безнең барыбыз өчен дә бик авыр югалту. Хәрби операциядә катнашып, Илсур Кәшаф улы хәрби бурычын батырларча үтәде һәм Ватан өчен үз гомерен бирде. Аның исеме районда мәңгеләштереләчәк, безнең барыбыз өчен дә ул мәңгегә герой булып калачак.
ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин да кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде.
Илсур Фәхретдинов хәрби казанышлары өчен «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале, «РФ оборонасын ныгытуга керткән өлеше өчен» медале белән бүләкләнгән.
Илсур Фәхретдиновны соңгы юлга хәрбиләрчә хөрмәтләп озаттылар. Якташыбызның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев