Яңа Чишмә делегациясе ТР православие җәмәгатьчелегенең V Форумында катнашкан
Кичә, 21 ноябрьдә, район башлыгы Вячеслав Козлов Симеон атакай һәм район гыйбадәтханәләренең актив мәхәллә әгъзалары белән берлектә Татарстан Республикасы православие җәмәгатьчелегенең V Форумында катнашканнар.
21 ноябрьдә Казанда Казан дини семинариясенең 300 еллык юбилеена багышланган Татарстан Республикасы православие җәмәгатьчелегенең V Форумы старт алган.
Форумда Татарстанда православие диненең хәзерге торышы һәм үсеш перспективалары, Татарстан Республикасында традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау, ныгыту һәм башка бик күп нәрсәләр турында фикер алышканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев