Яңа Чишмә эшмәкәрләренең кереме - 730 мең сум
10 сентябрьдән Казанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре ачылды. 17 сентябрь - шимбә көнне Яңа Чишмә эшмәкәрләре ярминкәдә катнашканнар.
Башкалада яшәүчеләргә 800 килограммнан артык сыер ите, 400 литр сөт, 70кә якын кош-корт түшкәсе, 120 килограммнан артык бал, шулай ук өйдә пешкән камыр ризыклары тәкъдим ителгән.
Шахмай, Архангел һәм Ленино авыл җирлекләре ярминкәгә 1500 килограммнан артык бәрәңге, кишер, ташкабак, суган, чөгендер, шулай ук бөртек алып килгәннәр.
Барлык продукция дә сатылып беткән. Сыер ите - 460-500 сум/ кг, сөт - 45 сум/литр, бәрәңгене 18-20 сумнан сатканнар.
Яңачишмәлеләрнең гомуми кереме 730 мең сумга якын тәшкил иткән. Ярминкәгә чираттагы сәфәр - 1 октябрьдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев