Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә гимназиясендә «Дуслык һәм татулык дәресе» үткән

Бу хакта гимназия вәкилләре үз ВК битендә язганнар.

Чараны оештыручылар - гимназия педагоглары укучыларны рус, татар, үзбәк, таҗик, чуаш, төрек, башкорт, казак, әрмән, әзербайҗан халыкларының милли киемнәре белән таныштырганнар; милли орнаментлар белән яулыклар, баш киемнәре күрсәткәннәр.

 Укучыларга «Татарстан Республикасы халыклары тыныч һәм үзара килешеп яши» дигән темага белешмәлекләр таратылган. Укучыларга тынычлык, дуслык, төрле милләт вәкилләре арасында гармонияле мөнәсәбәтләр мөһимлеге турында сөйләгәннәр.

Укучылар бик күп кызыклы һәм файдалы нәрсәләр белгәннәр, аларның кәефләре күтәрелгән, «Барлык кешеләргә хөрмәт һәм кайгыртучанлык күрсәтә, алар белән тату яши белгәндә генә, уңышлы һәм бәхетле кеше булып була», дигән нәтиҗә ясаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев