Яңа Чишмә Интернат-йортында өй туе үткәрделәр
Яңа ел алдыннан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Интернат-йортта мунча комплексы һәм 5 урынга исәпләнгән югары уңайлылыктагы өч яңа бүлмә гамәлгә кертелде.
Төзелешкә акчаны хәйриячеләр - Тәһаветдиновлар һәм Заляевлар гаиләләре бүлеп биргән.
Төзелеш эшләрен нигездән башлап ахырына чаклы ИП Ш.Ш. Сабиров хезмәткәрләре башкарган һәм менә Яңа ел алдыннан Интернат-йортта яшәүчеләр өй туе үткәрү мөмкинлегенә ия булдылар.
Аларны бу вакыйга белән котларга район башлыгы Вячеслав Козлов килде. Ул Тәһаветдиновлар һәм Заляевлар гаиләләренә хәйрия ярдәмнәре, ә төзүчеләргә үз эшләрен сыйфатлы башкарганнары өчен рәхмәт белдерде.
Мунча бик әйбәт килеп чыккан - анда иркен юыну бүлмәсе, аерым сауна бар, барысы да агач белән тышланган.
Икенче катта югары комфортлы өч яңа бүлмә төзелгән, анда телевизор, суыткыч, санузел, микродулкынлы мич һ.б. бар. Ул биредә түләүле нигездә яшәүче социаль хезмәтләр алучылар өчен билгеләнгән (хәзер Интернат-йортта андыйлар бишәү).
Яңа биналарны карап чыкканнан соң, Интернат-йорт директоры Залина Лизунова район башлыгына төзелештә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде һәм төзелеш вакытында Интернат-йорт җитәкчелегенең барлык үтенечләре дә исәпкә алынуын билгеләп үтте. Шулай ук ул төзүчеләргә дә сыйфатлы эшләгәннәре өчен Рәхмәт хатлары тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев